«Икътисадның стратегик үсеше шартларында бухгалтерлык хисабының һәм аудитының актуаль проблемалары»яшь галимнәрнең Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе
23-24 март көннәрендә Казан дәүләт аграр университетының Икътисад институтында яшь галимнәрнең «Икътисадның стратегик үсеше шартларында бухгалтерлык исәп-хисабының һәм аудитның актуаль проблемалары» дигән Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе уза.
Конференциянең оештыру комитеты түбәндәге составта:
Оештыру комитеты рәисе: Вәлиев Айрат Рәсим улы т.ф. д-ры, Казан ДАУ ректоры
Комитет рәисе урынбасарлары: Җиһаншин Булат Гусман улы т.ф.д-ры, профессор, РФА профессоры, фәнни эш һәм цифрлы трансформация буенча беренче проректор — проректор
Комитет әгъзалары:
Низаметдинов Марат Мингали улы. э.ф.к., доцент, икътисад институты директоры
Кәлимуллин Марат Нәҗип улы – т.ф.д-ры,, доцент, фәнни-инновацион эшчәнлек идарәсе начальнигы
Клычова Гүзәлия Сәлих кызы – э.ф.д-ры., профессор, бухгалтерлык хисабы һәм аудит кафедрасы мөдире
Закирова Алсу Рәфкать кызы э.ф.д-ры., бухгалтерлык хисабы һәм аудит кафедрасы профессоры һ. б.






