Икътисад институтында производство практикасын узу нәтиҗәләре
Бүген кураторлык сәгатендә икътисад институты директоры Низаметдинов Марат Мингали улы икътисад институтында производство практикасын узуга йомгак ясады.
Студентлар алдында ТР Яшьләр эшләре министрлыгының Мәгълүмати – аналитик эш бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Хәбибуллина Зенфира Рәфкать кызы һәм Арча районының «Ак барс «агрокомплексы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте план-икътисад бүлеге җитәкчесе Әхмәдиев Салават Илсур улы чыгыш ясадылар.
Шулай ук стажировка үткәннән соң уңышлы эшкә урнашулары турында Б301-03 төркеме студенты Хәлиуллин Камил һәм Б391-02 төркеме студенты Зәйнуллин Булат сөйләде.
Ахырда Казан ДАУ ректоры Вәлиев Айрат Рәсим улы чыгыш ясады.




