Икътисад институты студенты армрестлинг буенча Идел буе федераль округы чемпионаты җиңүчесе

10-14 гыйнварда Түбән Кама шәһәрендә армрестлинг буенча Идел буе федераль округы чемпионатында алтын медаль яулаган икътисад институты студенты Гарифуллина Диләрәне котлыйбыз. Ярышларда округның 12 төбәгеннән 440 спортчы катнашты.

Диләрәне һәм остазы Мансуров Илгиз Минзаһит улын котлыйбыз. 7 февральдән 10 февральгә кадәр Ижевск шәһәрендә узачак Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы югары уку йортлары Универсиадасында уңышлар телибез!