Иран делегациясе Казан ДАУның Агробиотехнопаркында булды

3 июль кичендә Агроволга 2024 халыкара күргәзмәсенә килгән Иран делегациясе Казан дәүләт аграр университетының Агробиотехнопаркында булды. Реактор Айрат Вәлиев һәм университет галимнәре кунакларны алдынгы агробиотехнологияләр, үсемлекләрне селекцияләү һәм саклау, АПКда авыл хуҗалыгы техникасын һәм цифрлы җиһазларны сынау өчен эксперименталь мәйданчык булган заманча фәнни-инновацион комплекс белән таныштырдылар.


Иран делегациясе әгъзалары арасында аграр индустрия һәм бизнес вәкилләре дә, Иранның танылган университетлары да бар иде.

Казан ДАУның агробиотехнопаркы делегациядә катнашучыларга зур тәэсир калдырды, фәнни тикшеренүләр һәм академик алмашу өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерү буенча килешүгә ирешелде.