ИРЕКЛЕ КӨРӘШ БУЕНЧА ТР ЧЕМПИОНАТЫНДА БЕЗНЕҢ БРОНЗА!
Казанда ирекле көрәш буенча Татарстан Республикасы Чемпионаты узды, анда Казан ДАУ М һәм ТСИның 2 курс студенты Сергеев Антон югары конкуренция шартларында үз үлчәү категориясендә бронза медаль яулады!
Антон бик яхшы нәтиҗә күрсәтте һәм хәзер ИФО чемпионатында безнең республика һәм Казан ДАУ исеменнән чыгыш ясаячак! Сергеев Антон һәм аның остазы Мануров Илгиз Минзаһит улын әлеге лаеклы бүләк белән котлыйбыз! Яңа җиңүләр телибез!
