Ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында ирекле көрәш буенча Татарстан Республикасы Ачык чемпионаты

2023 елның 2-4 февралендә Казан шәһәренең «Ракета» спорт комплексында ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында ирекле көрәш буенча Татарстан Республикасы Ачык чемпионаты узды. Физик тәрбия кафедрасы мөдире И. М. Мануров җитәкчелегендә Б221-05 төркеме студенты Маслов Тимур 61 кг авырлык категориясендә 3 нче урынны алды, шуның белән Идел буе федераль округы чемпионатына юллама алды.

Тимурны, тренерны котлыйбыз һәм алга таба җиңүләр телибез!