Ир-атлар һәм хатын-кызлар командалары арасында студентлар регби лигасының бишенче юбилей Чемпионатының I туры

2022 елның 4-5 ноябрендә «Искәндәр» Футбол-Регби үзәгендә 2022/2023 сезоны ир-атлар һәм хатын-кызлар командалары арасында студентлар регби лигасының бишенче юбилей Чемпионатының I туры узды. Ярышларда 10 ир-ат һәм 8 хатын-кыз командасы катнашты. Казан дәүләт аграр университетының ирләр командасы 3 нче урынны яулады, ул Идел буе дәүләт физик культура спорт һәм туризм университетыннан һәм А. Н.Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университетыннан (КАИ) калышты. 

Студентларыбызны, тренерларыбызны котлыйбыз һәм киләчәктә дә җиңүләр телибез!

Translate