«Иң яхшы яшь укытучы» XIV конкурс җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы
Казан шәһәренең «Иң яхшы яшь укытучы» 2022 XIV конкурс җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды.
Механикалаштыру һәм техник сервис институтының «Агробизнеста машиналар һәм җайланмалар» кафедрасы доценты Хөсәенов Рамил Камил улы әлеге конкурста җиңү яулаганы өчен II дәрәҗә диплом белән бүләкләнде.
Котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!