Кадерле Казан дәүләт аграр университеты укытучылары һәм хезмәткәрләре, студентлары һәм аспирантлары, ветераннары!

Сезне якынлашып килүче Яңа 2025 ел белән котлыйм!

Узып баручы 2024 ел югары уку йорты коллективының уңышлы эшләве белән билгеләп үтелде. Казан дәүләт аграр университеты студентларының һәм укытучыларының белем бирү, фәнни, тикшеренү, спорт һәм мәдәни эшчәнлектәге уңышлары моңа күп тапкырлар дәлил булып тора.

Барлык казанышлар да очраклы түгел, чөнки безнең университетта иң мөһиме – укытучылар, хезмәткәрләр һәм талантлы студентлар коллективы бар. Без сезнең белән Халыкара күргәзмәләрдә һәм конференцияләрдә, шул исәптән Мәскәүдә «Агроволга – 2024» һәм «Алтын көз» халыкара күргәзмәләрендә, «Рус кыры 2024» Бөтенроссия форумында фәнни нәтиҗәләребезне лаеклы тәкъдим иттек.  Без үзебезнең Агробиотехнопаркның иң алдынгы агробиотехнологияләрне сынау буенча тулы инновацион мәйданчыкка әйләнүенә ирештек! Быел без агробиотехнологияләр һәм җирдән файдалану институтының 105 еллык юбилеен тантаналы рәвештә билгеләп үттек, ул республикабызның авыл хуҗалыгына әзерләнүгә үзеннән зур өлеш кертә.

Безнең студентлар берничә тапкыр студентлар стартапларында, акселерация программаларында, Россия яшьләре һәм РСО конкурсларында, Россия Федерациясе Президенты һәм Хөкүмәте, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының исемле стипендияләрендә, спорт ярышларында һәм мәдәни конкурсларда җиңүче һәм призер булдылар. Без сезнең белән горурланабыз!

Яңа ел алдыннан барлык хезмәттәшләремә иҗади хезмәтләре, университетка тугрылыклары, безнең барлык эшләребез һәм башлангычларыбыз белән ихлас кызыксынулары, аңлаулары, ярдәм итүләре, университет тормышын күпкырлырак һәм кызыклырак итәргә омтылулары өчен рәхмәт белдерәсем килә!

Киләсе елда безнең алда университетның позицияләрен ныгыту һәм аны уңышлы үстерү буенча тагын да катлаулырак бурычлар тора. Бу катлаулы һәм җаваплы эшне бергәләп башкарып чыгарбыз дип ышанам!

Ышанам ки, эшли белү, үз көчебезгә ышану һәм югары уку йортына мәхәббәт безгә иң кадерле хыялларыбызны тормышка ашырырга ярдәм итәчәк!

Киләсе ел уңыш, яхшы кәеф, якты идеяләргә юмарт булсын! Сезгә һәм якыннарыгызга сәламәтлек!

Яңа ел котлы булсын!    

Ректор   А. Р. Вәлиев

Translate