«Казанагро 2025″: Россия авыл хуҗалыгы банкы 2024 елда АПКга кадрлар җәлеп итү эшенә йомгаклар ясады

2024 ел Татарстан Республикасында «Фермер мәктәбе»белем бирү проектының бишенче, юбилей агымын гамәлгә ашыру белән билгеләп үтелде. Бу хакта Россия авыл хуҗалыгы банкының Татарстан төбәк филиалы директоры урынбасары Вәсилә Муллина «КазаньАгро» агросәнәгать комплексы казанышларының махсуслаштырылган авыл хуҗалыгы күргәзмәсе кысаларында «АПКда кадрлар» түгәрәк өстәлендә хәбәр итте. Күргәзмәнең иганәчесе – Россия авыл хуҗалыгы банкы.
Россиядә «Фермер мәктәбе» 2020 елдан бирле гамәлгә ашырыла, бу вакыт эчендә 7900 кеше белем алган. Татарстанда 180ләп кеше дипломлы фермер булды. Шуларның 35е – 2024 елда, алар «Балыкчылык» һәм «Кооперация»юнәлешләре буенча укыган дип билгеләп үтте спикер.
Аның сүзләренчә, банк югары квалификацияле белгечләр әзерләүгә юнәлгән һәм 2019/2020 уку елыннан башлап стипендия программасын гамәлгә ашыра. Ул иң талантлы студентларга ярдәм итүгә, нәтиҗәле укыту өчен шартлар тудыруга һәм агросәнәгать комплексының кадрлар потенциалын формалаштыруга юнәлдерелгән. Татарстанда программа гамәлдә булган чорда Россия авыл хуҗалыгы банкы аграр югары уку йортларының 70тән артык студентына ярдәм күрсәтте.
Уку Казан дәүләт аграр университеты базасында уза.