Казанда йөзү буенча бөтенроссия ярышлары: уңышлар һәм казанышлар
8-10 май көннәрендә Казанда Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты ректоры кубогына йөзү буенча Бөтенроссия ярышлары старт алды . Быел ярышларда Россиянең 43 төбәгеннән 1070 спортчы катнашты, шул исәптән 42 университет командасы. Ярышлар 50 метрлы «Буревестник»бассейнында узды.
🌟 катнашучылар арасында Казан дәүләт аграр университеты студенты, Россиянең спорт мастеры Таисья Терехина аерылып торды. Ул 2001/09 елгы хатын-кызлар арасында ирекле стиль белән 400 метр дистанциядә 4:39.14 нәтиҗәсе күрсәтеп, III урынны алды.
🎉 Таисьяны һәм аның тренеры Рафаэль Мифтаховны уңышлы чыгышлары белән котлыйбыз! Аларга ирешелгәннәрдә генә тукталып калмаска, яңа үрләргә омтылырга һәм башлангычларында һәрвакыт уңышлы булырга телибез. Алда бары тик җиңүләр һәм казанышлар гына көтсен!
