Казанда “Сәйдәш” мәдәни үзәгендә “Яз гүзәле” югары уку йортлары арасындагы матурлык һәм талант конкурсының финалы тәмамланды
Казанда “Сәйдәш” мәдәни үзәгендә «Яз гүзәле» — 2023 югары уку йортлары арасындагы матурлык һәм талант конкурсының финалы тәмамланды». «Иң интеллигент кыз » номинациясендә Казан ДАУ икътисад институтының 3 курс студенты Муллахмәтова Алия Алмас кызы җиңде. Чыгыш дәвамында аны безнең университет студентлары актив рәвештә хуплады.
Котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар телибез!
Конкурс финалы кысаларында шулай ук татар телен саклауга һәм үстерүгә багышланган күргәзмә оештырылды, анда Казан ДАУ икътисад институтының философия һәм хокук кафедрасы доценты Рәмзия Барсукова үз эшләрен һәм казанышларын тәкъдим итте.
Чарада Казан ДАУ ректоры Айрат Вәлиев, ТР Дәүләт Советы депутатлары, татар конгрессы җитәкчелеге һәм башка югары уку йортлары ректорлары катнашты. Чараны әзерләгәндә университетның оештыру-тәрбия эше идарәсе зур эш башкарган.





