Казанда Татарстан Республикасының «Яшь Гвардиясе» XIV хисап-сайлау конференциясе узды
6 апрельдә Казанда Татарстан Республикасының «Яшь Гвардиясе» XIV хисап-сайлау конференциясе узды.
Конференция нәтиҗәләре буенча Казан дәүләт аграр университеты студентлары «Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе» югары белем бирү җәмгыятенең Татарстан төбәк бүлеге җитәкче составына сайланды. Әйтик, «Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлекчәсе штабы җитәкчесе итеп Шиһабетдинов Руслан сайланды.
Мондый карар «Яшь Гвардия»нең Татарстан бүлекчәсе хисап-сайлау конференциясендә кабул ителде, анда ТР Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлекчәсе секретаре Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Конференция эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары Ольга Михайловна Воронова һәм Геннадий Николаевич Глушков, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Ринат Наил улы Садыйков, Департамент җитәкчесе урынбасары – Татарстан Республикасы департаментының эчке сәясәт мәсьәләләре буенча гражданлык җәмгыяте институтлары белән хезмәттәшлек идарәсе башлыгы Илнур Шакиров, «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Марат Тәлгать улы Сәмигуллин катнашты.


