Казан ДАУның  «Бердәмлек» этно-фестивале

7 ноябрьдә Казан ДАУның  «Бердәмлек» беренче этно-фестивале узды

Төрле төстәге костюмнар, бай программа һәм дөнья халыкларының искиткеч күргәзмәсе. Фестивальдә катнашучылар кунакларны үз милләтләре традицияләре буенча каршы алдылар.

Бу концерт Б121-06 төркем студенты, университетның чит ил студентлары клубы җитәкчесе Хәбибова Манижа  инициативасыз булмас иде

Безнең төп кунаклар да читтә калмады: Казан ДАУ ректоры — Вәлиев А.Р., яшьләр сәясәте  укыту-тәрбия эше проректоры — Дмитриев А. В., Казан ДАУның Халыкара бүлеге начальнигы — Матвеева С. Е., хуҗалык-икътисад өлеше проректоры — Закиров З. Р.

Чараны оештыручыларга, шулай ук «Бердәмлек»чит ил студентлары клубына зур рәхмәтебезне белдерәбез:

Кусина Екатерина Анатольевна —«Татарстан халыклары Яшьләр ассамблеясы» республика яшьләр иҗтимагый оешмасы вәкиленә;

Казакъларның милли-мәдәни автономиясенә (НКА);

Татарстан Республикасында  Таҗикларның милли-мәдәни автономиясенә.