Казан ДАУның икътисад институты Халыкара фәнни аренада
19 гыйнвардан 26 гыйнварга кадәр ткътисад институты Winter Research School – 2026 эре халыкара вакыйгасының оештыручысы һәм актив катнашучысы булды
Бу мәйданчыкта төрле илләрдән килгән галимнәр, укытучылар һәм яшь тикшеренүчеләр заманча фән һәм технологияләрнең яңа дәрәҗәдәге белгечләр әзерләргә ярдәм итүе турында фикер алыша — бизнес һәм идарә өлкәсендә иң яхшы практикалар белән уртаклашалар.
Мәктәп эшендә Россия, Казахстан һәм Кыргызстаннан 90нан артык эксперт катнашты. Оештыручылар: Казан ДАУ, Q University, КДТУ ис. И. Раззакова һәм ОшТУ
Казан дәүләт аграр университетыннан докладлар белән икътисад институтының бухгалтерлык исәбе һәм аудит кафедрасы укытучылары: Клычова Гүзәл Салих кызы, Закирова Алсу Рәфкать кызы, Исхаков Альберт Таһир улы, Парфенова Ксения Александровна, шулай ук аспирант Фәссахов Булат Илшат улы чыгыш ясадылар.
Барлык катнашучыларга да сертификатлар бирелде.
