Казан ДАУның Малайзия галимнәре белән хезмәттәшлек перспективалары

11 июньдә вебинарда Казан дәүләт аграр университеты галимнәренең Малайзия хәләл продукциясен тикшерү һәм эшләү институты (HPRI) белән нәтиҗәле сөйләшүе булды.

Фикер алышу темасы бүгенге көндә Россия өчен дә, Малайзия өчен дә актуаль булган «Хәләл продукциясен җитештерү мәдәнияте һәм традицияләре» сайланды. Малайзия ягыннан вебинарда доктор Норхсинда Завай һәм профессор Альянс Йосыф, Казан ДАУ ягыннан философия һәм хокук кафедрасы мөдире Фәридә Нәҗметдинова, «Биотехнология, терлекчелек һәм химия» кафедрасы мөдире Радик Шәйдуллин, «Органика» укыту-методик үзәге җитәкчесе Валерий Гогин, халыкара бүлек җитәкчесе Светлана Матвеева, икътисад институты директоры урынбасары Ксения Парфенова, философия һәм хокук кафедрасы доценты Ренат Салихов катнашты.

Катнашучылар укытучылар белән академик алмашу, уртак басмалар һәм якын арада фәнни-гамәли конференция үткәрү турында килештеләр.

Translate