Казан ДАУның спорт комплексында «А ну-ка, кызлар!»

2023 елның 23 мартында Казан ДАУның спорт комплексында традицион спорт бәйрәме узды., Россиянең аграр югары уку йортларында физкультура – спорт хәрәкәтенең 20 еллыгына багышланган. Чарада кызлар җыелма командалары катнашты: механизация һәм техник сервис институты, агробиотехнологияләр һәм җирдән файдалану институты, урман хуҗалыгы һәм экология факультеты һәм икътисад институты. Спортчылар түбәндәге төрләрдә ярыштылар: волейбол, өстәл теннисы, шахмат, дартс, күңелле стартлар.

Ярышлар нәтиҗәләре буенча беренче урынны агробиотехнология һәм җирдән файдалану институты командасы, икенче урынны икътисад институты, өченче урынны урман хуҗалыгы һәм экология факультеты алды.

Кызларыбызны котлыйбыз һәм алга таба да җиңүләр телибез!

Translate