Казан ДАУ агроклассларында лаборатор-гамәли дәресләр

26-27 гыйнварда агробиотехнологияләр һәм җирдән файдалану институты доцентлары Сабирова Р. М. һәм Даминова А. И. Сарман, Азнакай, Зәй, Тукай муниципаль районнары агроклассларында «Үсемлек күзәнәген төзү» һәм «Бәрәңгене төрлечә үрчетү»темаларына лаборатор-практик дәресләр үткәрделәр. 9-11 сыйныфларда һөнәри юнәлеш бирү эше алып барылды, булган юнәлешләр, белгечлекләр һәм профильләр, 2023 елда Казан дәүләт аграр университетына кабул итү кагыйдәләре турында хәбәр иттеләр. Университетның матди-техник базасы, тулай торакта яшәү шартлары, студентларның спорт-мәдәни тормышы турында сөйләделәр. Укучылар сораулар бирделәр, анкеталар тутырдылар һәм Казан Дау буклетларын алдылар.

Translate