Казан ДАУ «Агромастер» ПК ҖЧҖ машина төзелеше предприятиесендә булды

2023 елның 20 гыйнварында механикалаштыру һәм техник сервис институты укытучылары «Агромастер»ПК ҖЧҖ машина төзү предприятиесендә булдылар.

Очрашуның төп максаты – чыгарыла торган техника (чәчү комплекслары, туфрак эшкәртү техникасы, тракторлар һәм үзйөрешле машиналар, үзбушаткычлар һәм ярымприцеплар) белән танышу һәм үзара файдалы хезмәттәшлек урнаштыру.

Мөслим муниципаль районы башлыгы Альберт Хуҗин очрашу барышында Казан дәүләт аграр университетын тәмамлаучыларның район тормышындагы ролен билгеләп үтте һәм максатчан кабул итү кысаларында университет белән хезмәттәшлек итәргә әзер булуын белдерде.

Генераль директор Илгиз Исламов предприятие тарихы һәм компаниянең киләчәктәге үсеш перспективалары турында сөйләде.

Башкаручы директор Фәрхәд Шәмсеев завод буенча экскурсия үткәрде һәм авыл хуҗалыгы техникасын җитештерүнең технологик линиясе һәм әлеге предприятие белгечләре эшләгән тракторның тәҗрибә нөсхәсе белән таныштырды.

Әңгәмә нәтиҗәсендә хезмәттәшлекнең ихтимал юнәлешләре буенча фикер алыштылар һәм аны гамәлгә ашыру буенча алдагы адымнарны билгеләделәр.

Translate