Казан ДАУ активистлары хәрби хезмәткәрләр өчен бәйрәм концерты оештырды

23 февральдә хәрби хезмәткәрләр реабилитация уза торган Казан хәрби госпитальдә бәйрәм концерты узды .

Концерт программасын Казан дәүләт аграр университетының студентлар клубы артистлары, Казан дәүләт энергетика университеты студентлары һәм 13 нче балалар музыка мәктәбе артистлары әзерләде. Махсус хәрби операция узган хәрби хезмәткәрләр өчен бәйрәм концертын ТРның Яшь Гвардиясе оештырды.

Сәламләү сүзе белән Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Илдар Ирек улы Гыйльметдинов һәм Россия Федерациясе синхрон йөзү федерациясе вице-президенты Ольга Ивановна Павлова чыгыш ясадылар.

 “Монда безнең Ватанны яклаучы егетләр. Алар безне һәм балаларыбызны иртәгә яхшырак яшәр өчен бүген яклыйлар. Бүген гаиләдә була алмаган балалар өчен мондый бүләк ясарга уйлаган яшь гвардиячеләргә зур рәхмәт», — диде Илдар Ирек улы Гыйльметдинов.

Ахырда «Ливадия»вакытлыча урнашу пунктында яшәүче мәҗбүри күченүчеләрнең балалары әзерләгән котлау открыткаларын тапшырдылар.

Translate