Казан ДАУ башкаладан яңалыклар белән

Мәскәүдә азык төлек иминлеге һәм тотрыклы авыл хуҗалыгы үсешен тәэмин итү буенча Конференция узды

Ул 2024 елда БРИКСта Россия рәислеге кысаларында уза.

Сәламләү сүзе белән Оксана Лут чыгыш ясады.

«Быел берләшмә рәисе буларак, Россия безнең уртак эшебез нәтиҗәле булсын өчен барысын да эшләячәк. Бүгенге конференцияне без БРИКСның аграр тректагы эшен активлаштыру өчен оештырдык. Ул Союз илләре бизнесы вәкилләренең аралашуы өчен нәтиҗәле мәйданчык булачагына, компанияләргә яңа эшлекле элемтәләр урнаштырырга ярдәм итәчәгенә һәм алга таба үзара ныклы элемтәләрне үстерүгә хезмәт итәчәгенә ышанам», – дип ассызыклады министр.

Translate