Казан ДАУ ветераннары спорт бәйрәмендә катнаштылар
11 нче февральдә Горки-Әмәт паркында «Россия чаңгы юлы-2023»узды. Спорт бәйрәмендә Казан ДАУ ветераннары да катнашты. Чаңгы юлына Ф.Г.Шәрәфетдинов, З. М.Хәлиуллина, Э. Х. Нуриева чыктылар. Эльмира хатын-кызлар арасында 3 нче призлы урынны алып, авыр трассаны яулады. Көчле характер һәм җиңү ихтыярын күрсәтте.
2023 елның 16 февралендә Казан кадетлар мәктәбендә Вахитов районы ветераннар Советының 5 Спартакиадасы кысаларында ату буенча ярышлар узды. Лазер коралы ярышларында Эльмира Нуриева хатын-кызлар арасында шәхси беренчелектә яхшы нәтиҗә күрсәтте, 2 нче призлы урынны алды һәм үз җанатарларын сөендерде. Ирләр арасында биш атучыга Миннехарис Шагаллямов та керде.
Ярышларда ветераннар командасын проректор Закиров З. Р. һәм ветераннар Советы Рәисе С.С. Сибгатуллина хуплады.
Спорт, халык иҗаты ветераннарга сәламәтлек, тормышка этәргеч, энергия һәм аралашу шатлыгы бирә.




