Казан ДАУ галимнәре Агробиотехнопаркның тәҗрибә кырына чыктылар

Казан ДАУ галимнәре яңа сезонга әзерлекне тикшерделәр. Делянкаларның урнашуын билгеләделәр, эш планы турында фикер алыштылар.

Быел безнең планнар чыннан да зур: тәҗрибә кырында фәнни тикшеренүләр уздыру өчен 600 дән артык делянка салыначак. Эш кысаларында без 25тән артык авыл хуҗалыгы культурасын сынап карыйбыз-аларның адаптациясен, продуктивлыгын, һава шартларын, биопрепаратларның йогынтысын һәм башка агротехнологик алымнарны да кертеп, төрле стресс факторларына чыдамлыгын бәялибез.

Агробиотехнопарк-ул прогрессив һәм уникаль мәйданчык, анда фән, технологияләр һәм практика реаль кырда очрый!Сезон старт ала, һәм ул һичшиксез бай һәм продуктив булачак!

Алга – яңа нәтиҗәләргә!

Translate