Казан ДАУ делегациясе Ставрополь ДАУда булды

11 сентябрьдә Казан дәүләт аграр университетының ректор вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Илшат Нуриев җитәкчелегендәге делегациясе Ставрополь дәүләт аграр университетына килде. Ставрополь дәүләт аграр университеты ректоры Владимир Ситников белән очрашу вакытында яклар цифрлаштыруга, ясалма интеллект технологияләрен кертүгә, белем бирү процессларын һәм фәнни тикшеренүләрне үстерүгә кагылышлы берничә мөһим мәсьәлә буенча фикер алыштылар.

Очрашу Ставропольдә уза торган «Аграр белем һәм фәннең перспектив тенденцияләре» Бөтенроссия фәнни-мәгариф форумы кысаларында узды. Катнашучылар белем бирү процессының сыйфатын һәм фәнни эшчәнлекнең нәтиҗәлелеген күтәрүгә юнәлдерелгән цифрлы чишелешләр өлкәсендә тәҗрибә һәм казанышлар белән уртаклаштылар. Илебезнең агросәнәгать комплексын инновацион үстерүгә ярдәм итүче яңа буын кадрлар әзерләү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде.

Мондый чаралар регионара хезмәттәшлекне ныгытуга ярдәм итә һәм заманча аграр секторның төп бурычларын хәл итүдә яңа алымнар эшләргә мөмкинлек бирә. Фикерләр алмашу һәм университетларның уртак проектлары Россия авыл хуҗалыгын технологик прогрессның һәм фәнни потенциалның яңа дәрәҗәсенә чыгарырга мөмкинлек бирәчәк.

Translate