Казан ДАУ музейлары. Максим Горький

Максим Горький – чын исеме Алексей Максимович Пешков (16.03.1868 –18.06.1936). Язучы, драматург, прозаик. Ул СССР Язучылар берлеген булдыру башында тора һәм аның беренче рәисе була. Иң әһәмиятле әсәрләре: «Тормыш төбендә», «Ана», «Клим Самгин тормышы», «Кешеләрдә». Нобель премиясенә тәкъдим ителә. 1884 елда Казанга университетка укырга керергә  килә. Хыялы тормышка ашмый. Ул йөк ташучы, бакчачы, пекарь булып эшли. Революционерның тормышы һәм патша самодержавиесенә каршы көрәше аның  «университетлары» була.

1932 елда Бөек Пролетар язучысы Максим Горькийның 40 еллык әдәби — сәнгать һәм сәяси эшчәнлеге уңаеннан РСФСР НКЗ коллегиясе Максим Горький исемен Казан авыл хуҗалыгы институтына бирергә карар итә.

Казан ДАУның төп бинасы музеенда гипстан бюст һәм М.Горькийның зур парад портреты бар. Музейга барырга теләүчеләрне чакырабыз.

Translate