Казан ДАУ мәктәп укучылары белән һөнәри юнәлешле очрашуларын дәвам итә

Казан дәүләт аграр университетының җир төзелеше һәм кадастрлар кафедрасы доценты Мостафина Айсылу Һади Такташ исемендәге 27 нче гимназиядә һәм Казанның 41 нче урта мәктәбендә булды, анда 9-11 нче сыйныф укучылары белән очрашты.

Очрашу барышында Айсылу Билаловна балаларга Казан дәүләт аграр университетының әзерлек юнәлешләре, студентлар өчен мөмкинлекләр, фәнни эшчәнлек, практика, студентлар тормышы һәм эшкә урнашу перспективалары турында сөйләде.

Мәктәп укучыларында җир төзелеше өлкәсендәге заманча технологияләр аеруча кызыксыну уятты:

Укучылар актив рәвештә сораулар бирделәр. Укучыларның берсе кызыксынды:
“Татарстан җитәкчеләре һәм хакимият органнарының кайбер вәкилләре сезнең югары уку йортын тәмамлаган, дөресме?»

Мостафина Айсылу билгеләп үткәнчә, Казан ДАУ — бай тарихлы һәм көчле белгечләр әзерләү мәктәбе булган югары уку йорты. Аны тәмамлаучылар чыннан да югары дәүләт вазыйфаларын билиләр, республиканың һәм илнең министрлыкларында, фән өлкәсендә һәм әйдәп баручы предприятиеләрендә эшлиләр.

“Бүген укучыларга аграр белем бирүнең авыл хуҗалыгы турында гына түгел, ә заманча технологияләр, фән, цифрлаштыру һәм һөнәри үсеш өчен зур мөмкинлекләр булуын күрсәтү аеруча мөһим», — дип ассызыклады Айсылу Билаловна.

Мы разработали новый дизайн сайта Посмотреть