Казан ДАУ профессорына Татарстан Республикасының «Фидакарь хезмәт өчен»медале тапшырылды

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек министрлыгының «Казан Агро-2026» күргәзмәсе кысаларында узган коллегиясендә Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов гомуми игенчелек, үсемлекләрне яклау, селекция кафедрасы профессоры Кадыйрова Фәнүсә Заһит кызына Татарстан Республикасының «Фидакарь хезмәт өчен» медален тапшырды.

Хөрмәтле Фәнүсә Заһитовна!

Казан ДАУ коллективы Сезне чын күңелдән лаеклы танылу һәм юбилей белән котлый! Сезнең авыл хуҗалыгы фәнен үстерүгә, селекциягә һәм карабодайның яңа сортларын булдыруга керткән зур өлешегез чын күңелдән соклану уята. Югары дәүләт бүләкләренә һәм хезмәттәшләрегезнең хөрмәтенә лаек булган хезмәтләрегез Татарстан Республикасының гына түгел, бөтен Россиянең чын казанышы булды. Сезнең энергиягез, эшкә бирелгәнлегегез һәм зирәклегегез барыбыз өчен дә үрнәк булып тора. Сезгә нык сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс илһам, һәр көннән шатлык һәм мөһим һәм кирәкле эшегездә яңа уңышлар телибез. Тормышыгыз җылылык, якыннарыгызның кайгыртуы һәм хезмәттәшләрегезнең ихтирамы белән тулсын!

Translate