Казан ДАУ ректоры–ТР Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы!
11 июльдә Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясендә Академиянең яңа сайланган әгъзаларына дипломнар тапшырылды. Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең авыл хуҗалыгы фәннәре бүлегенең «Авыл хуҗалыгын механизацияләү технологияләре һәм чаралары» белгечлеге буенча әгъза-корреспондент дипломы Казан ДАУ ректоры Айрат Вәлиевка тапшырылды.
Казан дәүләт аграр университетының хезмәт коллективы Айрат Рәсим улын чын күңелдән котлый һәм аңа ныклы сәламәтлек, бәхет, яңа фәнни һәм иҗади казанышлар, барлык башлангычларда уңышлар һәм гаилә иминлеге тели!
