Казан ДАУ Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының х Универсиадасы кысаларында Көрәш буенча чемпионатта өч медаль яулады

18-22 май көннәрендә Самара дәүләт аграр университеты базасында Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы югары уку йортларының Х җәйге универсиадасы кысаларында ирекле һәм грек-рим көрәше буенча чемпионат узды. Ярышларда илебезнең 12 аграр югары уку йортыннан 150 спортчы катнашты.
Казан ДАУ данын 13 көрәшчедән торган команда яклады, алар 1 алтын, 1 көмеш һәм 4 бронза медаль яуладылар.
Җиңүчеләр һәм призерлар:
Мария Плещивцева-1 урын
Рузана Юмасолтанова-2 урын
Анна Селиванова-3 урын
Мария Кригер-3 урын
Стефания Кремлева-3 урын
Камалиддин Сәфәров-3 урын