Казан ДАУ СВО(МХО)да катнашучы абитуриентларны каршы ала
24 июнь көнне Казан дәүләт аграр университеты махсус хәрби операция ветераннарын кабул итте.
Визит кысаларында кунаклар илебезнең алдынгы аграр вузына керү шартлары һәм белгечлекләр исемлеге белән җентекләп таныштылар.
Катнашучыларны «Ватанны саклаучылар» фонды вәкилләре озата йөрде, ә экскурсияне кабул итү комиссиясенең җаваплы сәркатибе урынбасары Гыйрфанов Айдар Илдар улы үткәрде.
Н. Э. Бауман ис. Казан ветеринария медицинасы академиясендә булдылар. (кафедралар һәм музейлар)
АПКда ихтыяҗ булган белгечлекләр турында белделәр.
Институтлар вәкилләре белән очраштылар:
- Икътисад институты-Сафиуллин Нияз Азат улы
- Механизация һәм техник сервис институты-Сабиров Булат Миңнефаил улы
Кабул итү комиссиясе төп сорауларга җавап бирде:
Кабул итүнең актуаль кагыйдәләре — 2025
Керү сынаулары исемлеге
Узган елларның үтү баллары
Укырга кергәндә аерым хокуклар





