Казан ДАУ студентларына «Авыл хуҗалыгы банкы»АҖ исемле стипендияләр тапшырдылар

Бүген Казан дәүләт аграр университетында һәм Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясендә белем алучыларга «Авыл хуҗалыгы банк» АҖ исемле стипендияләр тапшырылды.

Безнең университеттан стипендия алучы студентлар һәм аспирантлар :

Светлакова Ксения Сергеевна — агробиотехнологияләр һәм җирдән файдалану институты, 4 курс: Иванова Яна Михайловна — механикалаштыру һәм техник сервис институты, 4 курс: Тарасов Владислав Алексеевич, Кәримова Алсу Таһир кызы, Сибгатуллина Айгөл Марат кызы — икътисад институты, 3 курс: Фәйзуллин Ренат Айрат улы — механикалаштыру һәм техник сервис институты, 2 курс (аспирантура).

Чарада « Авыл хуҗалыгы банкы» АҖнең Татарстан төбәк филиалы директоры, ТР Дәүләт Советы депутаты Кудерметова Ләлә Ринат Кызы,  Казан ДАУ ректоры Айрат Рәсим улы Вәлиев, фән, мәгариф һәм инновацион технологияләр бүлеге башлыгы Ленар Илдус улы Зәйнуллин катнашты.                         «Авыл хуҗалыгы банкы» АҖ стипендия программасы флагман мәгариф проекты, аның кысаларында Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы югары уку йортлары студентларының уку елы дәвамында айлык стипендия алу мөмкинлеге бар. Стипендия программасының төп максаты-талантлы яшьләргә финанс ярдәме күрсәтү, укучыларны нәтиҗәле укыту өчен шартлар тудыру, талантлы студентларга ярдәм итү һәм иң уңышлы студентлардан АПК кадрлары резервын формалаштыру. Котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар телибез!

Translate