Казан ДАУ студентлары «Агрохакатон» ярышларында катнаштылар





«Казан Агро 2025» күргәзмәсендә Россиянең төрле төбәкләреннән һәм чит илләрдән 300дән артык катнашучы һәм 12 мең кеше катнашты.Ярышларда дүрт студент командасы катнашты:
• «Лаеш техник-икътисадый техникумы»ДАҺБУ
• «Саба аграр көллияте» ДАҺБУ
• «Кукмара аграр көллияте»ДАҺБУ
• КАЗАН ДАУ ЮГАРЫ БЕЛЕМ БИРҮ ФДБМУ
Ике көн дәвамында катнашучылар пилотсыз авыл хуҗалыгы техникасын көйләү һәм идарә итүдә ярыштылар. Бу студентларга үз күнекмәләрен күрсәтү, тәҗрибә уртаклашу һәм агротехнологияләр өлкәсендә яңа белемнәр алу өчен менә дигән мөмкинлек булды!