Казан ДАУ студентлары Бөтенроссия конкурсында катнаштылар

2022 елның 21 апрелендә Казан ДАУ студентлары Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланган “Сугыш еллары җырлары!” конкурсында катнаштылар, ул “Без бөек держава өчен”  Бөтенроссия музыкаль проекты кысаларында үткәрелә торган чара.

Казан дәүләт аграр университетының «Jogy Crew» бию коллективы «Хореография» номинациясендә I дәрәҗә лауреаты булдылар. Студент кызыбыз Ангелина Юльтимировага конкурста катнашучыларны әзерләүдә фидакарь хезмәте өчен аерым рәхмәт белдерелде.

Студентларыбызны котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!

Translate