Казан ДАУ студентлары практикада

Шерягин Владислав, дәүләт һәм муниципаль идарә юнәлешендә белем алучы Б 321-04 төркеме студенты, Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының Киров һәм Мәскәү районнары Администрациясенең юридик бүлегендә производство практикасын узган.

Практика вакытында аңа документларны эшкәртү, Материалларны мәгълүмати технологияләр ярдәмендә системалаштыру бурычларын ышанып тапшыралар.

Алынган тәҗрибә аңа оешма җитәкчелеге йөкләмәләрен нәтиҗәле үтәргә мөмкинлек бирде. Шулай ук Владислав суд процессларын алып бару мәсьәләләре белән танышты, юридик бүлекнең һәм администрациянең башка бүлекчәләренең документлар әйләнешен оештыруны өйрәнде.

Практика узу нәтиҗәсендә Шерягин Владислав Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе җитәкчелегеннән мактау грамотасы, шулай ук дәүләт һәм муниципаль хезмәткәр карьерасын алга таба үстерү өчен бәяләп бетергесез тәҗрибә алган.