Казан ДАУ студентлары IV Бөтенроссия олимпиадасында катнаштылар
«Цифрлы открытка. Җиңү геройлары Үлемсез полкта»
Казан дәүләт аграр университетының икътисад институты студентлары Галимҗанов И.Р. (Б311-03), Байбеков Ш.Р. (Б311-03), Минһаҗева Н. Х. (Б301-05), Ямалетдинова А. Р. (Б311-05), Мөстәкыймов А. Р. (Б311-05), доцент Ярхамова А. А., доцент Фәссахова Г. Р. һәм өлкән укытучы Исламова Л. Р. Саратов дәүләт аграр университетында «Фәнни полк» акциясе кысаларында узган IV Бөтенроссия олимпиадасында катнаштылар. Олимпиада катнашучылар тарафыннан инглиз телендә видео презентацияләр рәвешендә үткәрелде.
Студентлар «English Bridge to Agriculture» аграр югары уку йортлары студентлары арасында Инглиз теле буенча IV Бөтенроссия олимпиадасында «Тарихи хәтерне саклау өчен», «Югары тел грамоталылыгы өчен», «Видеоталант»номинацияләрендә җиңүчеләр булдылар. Киләчәктә дә уңышлар телибез!