Казан ДАУ студентлар йортында «ТР Студентлар лигасы» Төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы (ТЯИО)Президенты вазифасына икенче кандидатның сайлау алды программасы узды
22 мартта Казан дәүләт аграр университеты студентлар йортында «ТР Студентлар лигасы» ТЯИО Президенты вазифасына икенче кандидатның сайлау алды программасы узды
Чарада укыту-тәрбия эше һәм яшьләр сәясәте буенча проректор Дмитриев Андрей Владимирович, Казан ДАУның оештыру-тәрбия эше буенча идарәсе башлыгы Мостафин Әнәс Әмин улы, яшьләр белән эшләү бүлеге башлыгы Хөсәенов Раил Камилевич, тулай торак мөдире Гәрәев Разил Илсур улы катнашты.
Шамил Якупов үзенең сайлау алды программасы белән чыгыш ясады һәм Студентлар лигасын үстерүнең киләчәк планнары турында сөйләде.


