Казан ДАУ студенты «Машук»Бөтенроссия яшьләр форумында

12-26 август көннәрендә Ставрополь краенда Пятигорск шәһәрендә Росмолодежь ярдәме белән «Машук» яшьләр форумы узды. Форум инде 14 тапкыр үткәрелә һәм быел Бөтенроссия статусын алды. Әлеге чарада катнашучыларның берсе сыйфатында 2 курс аспиранты һәм яшь галим Егорова О.А. катнашты. Әлеге чараның тематикасы иң яхшы Ватан педагогик практикалары нигезендә укыту, мәгърифәт һәм остазлык системасының заманча моделен формалаштыру булды. “Машук” форумы үз чиратында Россиядә педагог һәм остаз елының төп вакыйгаларының берсе булды, «укытучыларны өйрәтәбез!» дигән лозунг астында узды.