Казан ДАУ студенты Халыкара фәнни-тикшеренү конкурсында катнашты

Казан ДАУ агробиотехнологияләр һәм җирдән файдалану институтының Б191-02 төркеме студенты Сафиуллин Равил Рамил улы «2022 Ел студенты» Халыкара фәнни-тикшеренү конкурсында катнашты һәм «Авыл хуҗалыгы фәннәре» номинациясендә «Татарстан Республикасының туфрак – климат шартларында көнбагышны корзиналы черүдән саклау биологик системасының теоретик нигезләре һәм практик алымнары ” фәнни-тикшеренү эше өчен I дәрәҗә дипломга ия булды (Фәнни җитәкчеләр: б. ф. к., доцент Колесар В. А.; а.х.ф.к. доцент С. Р. Сөләйманов.).

Аларга экологик куркынычсыз үсемлек мае белән тәэмин итү буенча фәнни эшчәнлектә алга таба да иҗади уңышлар телибез !!!

Translate