Казан ДАУ тулай торагы территориясендә киез итекле хоккей буенча беренче иптәшләр турниры уздырыла
12 мартта Казан ДАУ тулай торагы территориясендә киез итекле хоккей буенча беренче иптәшләр турниры уздырыла. Әлеге турнирда түбәндәге командалар катнашты:
• Казан ДАУ укытучылары командасы;
• Казан ДАУ студентлары командасы;
• Саба районы командасы;
• Татарстан Республикасы артистлары командасы.
Чара Казан ДАУ профсоюз комитеты — рәисе Дардымов Денис Дмитриевич; «Полба М» ҖЧҖ, Буа муниципаль районы — директоры Фәсхиев Марат Акхам улы; «Мазалтов MAN» ирләр киемнәре кибете; Балтач муниципаль районының шәхси эшмәкәре «Ибатуллин» ярдәме белән уздырылды.
Шулай ук турнирда катнашучылар һәм кунаклар өчен бушлай коймак белән кайнар чәй оештырылды. Барысы да җылы һәм спорт атмосферасында узды, ә иң мөһиме мондый турнирларны ел саен уздыру турында килештеләр.


