Казан ДАУ укытучылары «Ел инженеры»Республика конкурсында җиңүчеләр булдылар

25 декабрьдә «Ел инженеры» республика конкурсында җиңү белән Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин республиканың әйдәп баручы инженерларын котлады. Чара ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы мәйданчыгында (Казан) узды.

«Бүген без конкурс сайлап алуыннан үткән җиңүчеләрне хөрмәтлибез», — диде Алексей Песошин. – Ышанам ки, сезнең казанышлар оешмаларның җитештерү потенциалын үстерүгә, көндәшлеккә сәләтлелекне, оборона сәләтен һәм илебезнең бәйсезлеген ныгытуга лаеклы өлеш кертәчәк. Җиңү белән котлыйм!»

Конкурсның үзенчәлеге шунда ки, ул Татарстан җитештерүенең барлык тармакларын диярлек үз эченә ала, анда яшь һәм тәҗрибәле инженерлар да катнаша ала.

Быел конкурс дүртенче тапкыр уздырылды һәм анда 68 җитештерү предприятиесе һәм югары белем бирү оешмаларыннан 339 вәкил катнашты.

Татарстан Республикасы Премьер-министры конкурсны оештырган өчен Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына, конкурста катнашучыларның күпчелеген тәкъдим иткән өчен — кайбер предприятиеләр җитәкчеләренә рәхмәт белдерде. Ул шулай ук югары уку йортларының активлыгын билгеләп үтте. А.Н. Туполев исемендәгеКазан милли тикшеренү техник университеты – КАИ, Казан милли тикшеренү технология университеты, Казан дәүләт аграр университеты, Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты.

«Авыл хуҗалыгы, азык-төлек, эшкәртү сәнәгате» номинациясендә җиңүчеләр: М һәм ТСИ -ты магистранты И. Ф. Шәрәфиев, агробизнеста машиналар һәм җиһазлар кафедрасының өлкән укытучысы И. Х. Гайфуллин һәм гомуми инженерлык дисциплиналары кафедрасы доценты Г. В. Пикмуллин.

Котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар телибез!