Казан ДАУ «Чиста обелиск» Бөтенроссия акциясе һәм «ЭкоЯз-2023»республика акциясе кысаларында өмәдә катнашты

2023 елның 26 апрелендә «Чиста обелиск» Бөтенроссия акциясе һәм «ЭкоЯз-2023» республика акциясе кысаларында Экология берләшмәсе катнашучылары, Казан дәүләт аграр университетының «Ялкын» студентлар патриотик клубы катнашучылары белән берлектә өмәдә катнаштылар.

Һәр торак пунктта 1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчылар истәлегенә урын бар.

Безнең университет территориясендә дә шундый һәйкәл бар — «Ватан өчен сугышта һәлак булган Казан ДАУ хезмәткәрләренә».

Translate