Казан ДАУ «Элита» баш нәсел предприятиесендә булды
2022 елның 7 июлендә Казан ДАУ хезмәткәрләре – Агробиотехнологияләр һәм җирдән файдалану институты директоры Сержанов Игорь Михайлович һәм доцент Москвичева Анастасия Борисовна Новосибирск дәүләт аграр университеты ФДБМУнең фәнни һәм халыкара эшчәнлек проректоры Камалетдинов Евгений Варисович, шулай ук Самара өлкәсе, Мәскәү өлкәсе һәм Карелия Республикасы делегацияләре вәкилләре белән бергә «Элита» баш нәсел предприятиесендә булдылар (Биектау районы). Монда әлеге предприятиедә асрала торган төрле токым җитештерүче хайваннар — югары бәяле үгезләр мини-күргәзмәсен оештырганнар. Моннан тыш, нәсел материалларын алу һәм саклауның заманча технологияләре белән таныштырдылар. Шулай ук сөт һәм терлек азыгының сыйфатын бәяләү буенча сертификацияләнгән лабораторияләрнең эше белән дә таныштылар.




