Казан ДАУ үсемлекчелек һәм җиләк-җимешчелек кафедрасы эксперты Абрамова Галина Викторовнадан киңәшләр
Октябрь азагында җиләк-җимеш үсемлекләрен утырту сезоны ахырына якынлаша. Шул ук вакытта үсемлекләр тынычлык чорына әзерләнәләр. Матдәләр алмашы һәм үсемлекләрнең эчке үсеш процесслары акрыная. Бу аларга кышкы чорда исән калу өчен кирәк.
Җимеш агачлары өчен төп проблема-кимерүчеләр тарафыннан зарарлану һәм язгы пешүләр. Агачларны кояш пешүләреннән саклау өчен штамбны һәм төп скелет ботакларын көзге вакытта, якынча олы кеше буе чамасы агарту киңәш ителә. Икенче проблема агач штамбын махсус челтәр ярдәмендә кимерүчеләрдән саклау белән хәл ителә. Челтәр сатып алу мөмкинлеге булмаса, штамбларны агроспан белән бәйләү яки, бюджет варианты буларак, капрон колготкалар куллану кебек нәтиҗәлерәк чараларны кулланырга мөмкин. Бакча участогында кимерүчеләр санын киметү өчен үсемлек калдыкларын алып ташларга һәм агулы җим таратырга киңәш ителә.
Татарстан Республикасы шартларында сөякле культураларны көзгә утырту һәм җимеш агачларын кисү киңәш ителми.
Җиләкле куакларны ботаклары кардан (карлыган, крыжовник һ.б.) саклар өчен, куакны шпагат яисә бау белән бәйләргә киңәш ителә.
Бакчагызга исән-имин кышлавыгызны телибез!