Казан ДАУ һәм Россия Фәннәр академиясенең Самара фәнни үзәге хезмәттәшлек турында стратегик килешүгә кул куйдылар
19-20 сентябрьдә Самара өлкәсендә узган XXVII Идел буе агросәнәгать күргәзмәсе-2025 кысаларында Россия аграр фәне өчен мөһим вакыйга булды: беренче проректор Айрат Вәлиев җитәкчелегендәге Казан дәүләт аграр университеты делегациясе Россия Фәннәр академиясенең Самара фәнни үзәге белән фәнни-техник хезмәттәшлек турында килешү имзалады.
Документ П. Н.Константинов исемендәге Идел буе селекция һәм орлыкчылык фәнни-тикшеренү институты, Россия Фәннәр академиясенең СамФҮ филиалы базасында имзаланды. Килешү аграр фәндә үзара хезмәттәшлекнең киң спектрын күздә тота, шул исәптән:
— селекция һәм орлыкчылык өлкәсендә уртак тикшеренүләр үткәрү;
— заманча агротехнологияләрне гамәлгә кертү проектларын гамәлгә ашыру;
— фәнни-техник казанышлар һәм алдынгы тәҗрибә белән уртаклашу;
— югары квалификацияле фәнни кадрлар әзерләү.
Бу килешү Идел буе аграр фәнен үстерүдә яңа этап булып тора. Алдынгы ике фәнни-мәгариф учреждениесенең мөмкинлекләре синергиясе авыл хуҗалыгына инновацияләр кертүне тизләтергә һәм Россия агросәнәгать комплексының технологик мөстәкыйльлеген арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Беренче уртак проектларны агымдагы елда ук эшләтеп җибәрү планлаштырыла.

