Казан дәүләт аграр университетында Агроботлар (агророботлар) компетенциясе буенча югары технологияләр региональ чемпионаты тәмамланды

Казан дәүләт аграр университетында Урта һөнәри белем бирү мәктәбе студентлары арасында Агробот (агроробот) компетенциясе буенча югары технологияләр региональ чемпионаты тәмамланды.

Агроботлар –– авыл хуҗалыгы максатларында кулланыла торган Роботлар. Аграр процессларны бөтенләй яңа үсеш дәрәҗәсенә күтәрүче технологик инновация. Авыл хуҗалыгында табигатькә охшаш технологияләр кулланып роботлаштырылган агрегатлар күп санлы эшче бригадаларның хезмәтен алыштыра, җимеш җыюны җиңеләйтә, тизләтә һәм гадиләштерә, туфрак һәм чәчүлекләрне сиптерә, азык бирә, уңышны ташый. Аларны орлык утырту, сугару һ.б. өчен махсус җиһазлар белән кулланырга мөмкин, алар тере табигать процессларын кабатлый. Басуларда ясалма интеллектны куллану аграрийларга икътисади файда арттырырга һәм дәүләтнең азык-төлек иминлеген сакларга мөмкинлек бирә.

Ярышлар нәтиҗәләре буенча:

Саба аграр көллияте студенты Миңнебаев Дамир Илшат улы нык көрәштә 1 урын яулады;

2 урын-Кукмара аграр көллияте студенты Гайсин Илнат Илшат улы;

3 урын – «Казан дәүләт аграр университеты» ФДББУ Урта һөнәри белем бирү мәктәбе сстуденты Нургалиев Инсаф Илнур улы.

«Казан дәүләт аграр университеты» ФДББУ Урта һөнәри белем бирү мәктәбе студентлары Салахов Кәрим Инсаф улы һәм Идиятуллин Камил Радик улы да лаеклы көрәште. Чемпионатта Татарстан Республикасы Лаеш районы Орел төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары һәм В.Р. Филиппов исемендәге  ФДБЮББУ “Бурят ДАХА” делегациясе дә катнашты.