Казан дәүләт аграр университетында ачык лекция: нефть-газ химиясе авыл хуҗалыгына ничек ярдәм итә
2026 елның 5 февралендә Казан ДАУның агробиотехнологияләр һәм җирдән файдалану институтында «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ генераль директоры, химия фәннәре докторы, профессор Рафинат Самат улы Яруллинның ачык лекциясе булды.
Очрашуның темасы — «Татарстан Республикасы нефть, газ, химия комплексының авыл хуҗалыгын алга таба үстерү мөмкинлекләре» – агросәнәгать өлкәсенең булачак белгечләре өчен аеруча актуаль булды. Спикер нефть — газ химиясе продуктлары һәм технологияләре — полимер материаллар, ашламалар, үсемлекләрне яклау чаралары, биотехнологияләр – АПКны модернизацияләү драйверына әверелергә, тармакның нәтиҗәлелеген арттырырга һәм азык-төлек иминлеген ныгытырга мөмкин, дип сөйләде. Лекция студентларда, аспирантларда һәм укытучыларда зур кызыксыну уятты. Төп өлештән соң дискуссия булды: катнашучылар эшләнмәләрне гамәлгә кертү, аларның икътисадый нәтиҗәлелеге, экологик иминлеге һәм фән белән производствоның хезмәттәшлек перспективалары турында сораулар бирделәр.
Очрашуның финалы аеруча истә калырлык булды: Рафинат Саматович студентларга иң тирән һәм кызыклы сораулары өчен — киләчәктә тикшеренү эшләренә ярдәм итү өчен уку әсбаплары һәм методик материаллар тапшырды.
