Казан дәүләт аграр университетында Белем көнен тантаналы рәвештә билгеләп үттеләр!

Традиция буенча 1 сентябрьдә Казан дәүләт аграр университетында Белем көне узды. Ул Механизация һәм техник сервис институты бинасы каршындагы мәйданчыкта 11.00 сәгатьтә башланды. Бәйрәм чарасы Россия Федерациясе Дәүләт флагы һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Флагы күтәрелү тантанасы белән ачылды.

Беренче курс студентлары һәм аларның әти-әниләре, шулай ук университет студентлары һәм укытучылары җыелды, аларны ректор Айрат Вәлиев, хөрмәтле кунаклар: Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Ренат Садыйков, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Дмитрий Яшин, Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов, «Россия авыл хуҗалыгы банкы» АҖнең Татарстан филиалы директоры Ләлә Кудерметова, «Республика студентлар хезмәт отрядлары үзәге» ДБУ директоры Ислаев Василий, «Август-Агро» идарәче компаниясенең башкарма директоры Ришат Закиров.

Тантаналы линейкада университет студентларына укуда һәм практикада актив эшләгәннәре өчен рәхмәт хатлары тапшыру, шулай ук ректор стипендиясе алу өчен исемле сертификатлар тапшыру узды. Беренче курс студентлары институт/факультет җитәкчеләре һәм төркемнәр кураторлары белән таныштылар.

Ахырда ректор Айрат Вәлиев: “Киләсе уку елы безнең коллектив өчен яңа иҗади уңышлар, һөнәри казанышлар һәм җиңүләр елы булсын!», дигән  теләк белдерде