Казан дәүләт аграр университетында Бөтенроссия Китапханә конгрессы үз эшен дәвам итте

22 майда Казан дәүләт аграр университетында Казанда уза торган Бөтенроссия Китапханә конгрессы кысаларында махсус фәнни, фәнни-техник һәм техник китапханәләр секциясе эше узды. Секциянең темасы: күпполяр дөньядагы фәнни китапханәләр.

Секциянең әйдәп баручы модераторлары булып Трескова Полина махсус фәнни, фәнни-техник һәм техник китапханәләр секциясе Рәисе, РФА УрО үзәк Милли китапханәсе директоры, Екатеринбург шәһәре һәм Артемьева Елена бүлек мөдире, РФА СО ГПНТБ, Новосибирск шәһәре. Россиянең төрле төбәкләреннән секциядә катнашучылар фәнни китапханәләр эшчәнлегенең актуаль проблемалары турында гына түгел, технологик чакырулар шартларында фәннең заманча проблемалары, тикшеренүчеләр һәм фәнни оешмаларның библиометрик мәсьәләләрен хәл итү өчен альтернатив ресурслар, предприятие хезмәткәрләренең басма активлыгын арттыру инструментлары, фәнни китапханәләрнең фәнни-нәшрият үзәкләре белән коллаборация өстенлекләре һәм башка мәсьәләләр турында фикер алыштылар.

Дискуссияләр бик җанлы һәм уңышлы булды. Барлык катнашучылар да ешрак турыдан-туры аралашу һәм актуаль фәнни юнәлешләр буенча коллаборацияләр булдыру кирәклеге турында фикердә. Конгрессны оештыручылар Казан ДАУ-на бирелгән мәйданчык һәм чаралар үткәрүдә күрсәткән ярдәме өчен рәхмәт белдерделәр.