Казан дәүләт аграр университетында Ватанны саклаучылар көненә багышланган «Батырлык һәм патриотлык» дигән чара узды

«Физика һәм математика» кафедрасы укытучылары, «Агробизнесның машиналары һәм җиһазлары» кафедрасы кураторлары белән берлектә механикалаштыру һәм техник сервис институты, урман хуҗалыгы һәм экология факультеты студентлары белән Ватанны саклаучылар көненә багышланган «Батырлык һәм патриотлык» дигән чара үткәрделәр.

Сәламләү сүзе белән куратор В. В. Королева чыгыш ясады. Студентларга Россиянең күпмилләтле булуы, Россия кораллы көчләрендә өстенлекле юнәлешләрне үстерү турында фильмнар күрсәтелде. Белем бирүне циффрлаштыру һәм яңа икътисади шартлар белән бәйле рәвештә барлыкка килергә тиешле яңа һөнәрләр турында сөйләделәр. Студентлар үзләре өчен бик күп файдалы мәгълүмат туплап, игътибар белән тыңладылар һәм карадылар.