Казан дәүләт аграр университетында психологик клуб ачу!

27 мартта студентлар йортында безнең университет психологы Сунгатова Нурсия Тәлгать кызы инициативасы белән Психология клубы ачыла.

Клуб әгъзалары бу яңа юнәлешнең презентациясен үткәрделәр, чарага иҗади әзерләнделәр. Студентлар һәм укытучылар интерактив уеннарда актив катнашалар.

Психологик клуб – студентларның шәхесен формалаштыруга юнәлдерелгән ачык укучылар җәмгыяте. Психологик клубны булдыруның төп идеясе  – студентларның үз-үзләрен танып белү, шәхесләрен үстерү һәм камилләштерү омтылышы була.